Дүшәмбе, 20 май 2024 / рус тат / версия для слабовидящих
Мы в социальных сетях

Өч һәм аннан да күбрәк балалары булган гражданнарга җир участоклары бирү

Татарстан Республикасының «Татарстан Республикасының Җир кодексына үзгәрешләр кертү турында» 2011 елның 26 октябрендәге 90-ЗРТ номерлы Законы нигезендә, шәхси торак төзелеше, дача төзелеше, шәхси ярдәмче хуҗалык (бакча яны җир участогы), бакчачылык яки яшелчәчелек алып бару өчен җир участоклары Татарстан Республикасы территориясендә даими яшәүче, милеккә җир участогы сорау турында гариза язу датасына гаиләсендә өч һәм аннан да күбрәк бала, шул исәптән үги ул яки үги кыз, шулай ук уллыкка яки кызлыкка алынган һәм опекага алынган (опека һәм попечительлек мөнәсәбәтләре сроксыз яки аларның балигъ булу яшенә җиткәнче гамәлгә ашырылучы), унсигез яше тулмаган (алга таба – гражданнар) гражданнарга түләүсез бирелә.

Әлеге нигезләмә 2011 елның 17 июненә Татарстан Республикасы территориясендә даими яшәүче, милеккә җир участогы сорау турында гариза язу датасына гаиләсендә өч һәм аннан да күбрәк бала, шул исәптән үги ул яки үги кыз, шулай ук уллыкка яки кызлыкка алынган һәм опекага алынган (опека һәм попечительлек мөнәсәбәтләре сроксыз яки аларның балигъ булу яшенә җиткәнче гамәлгә ашырылучы), унсигез яше тулмаган (алга таба – гражданнар), баланың (балаларның) балигъ булу яшенә җитүе (Татарстан Республикасының 2011 елның 18 ноябрендәге 90-ЗРТ номерлы Законының 2 статьясының 1 пункты) белән бәйле рәвештә әлеге Закон көченә кергән көнгә җир участогы бирү хокукын югалткан гражданнарга да кагыла.

Җир участоклары гражданнарга һәм балаларга гомуми өлешле милеккә тигез өлешләрдә бирелә.

Гражданнар шәхси торак төзелеше, дача төзелеше, шәхси ярдәмче хуҗалык (бакча яны җир участогы), бакчачылык яки яшелчәчелек алып бару өчен җир алуга яки андый гражданнарның милкендә булган торак йорт урнашкан җир участокларын аларга бирүгә үз хокукларын бер тапкыр гамәлгә ашыра алалар.

Җир участоклары бирү турында карар кабул иткәндә гариза язганнан соң ата-ана хокукларыннан мәхрүм ителгән, уллыкка яки кызлыкка бала алу гамәлдән чыгарылган, опека һәм попечительлек туктатылган гражданнарга бәйле мөнәсәбәттәге балалар исәпкә алынмый.

Җир участогы бирү түбәндәге тәртиптә башкарыла:

1. Гариза бирү

Гаризалар «Дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр күрсәтү буенча күпфункцияле үзәк» дәүләт бюджет учреждениесе филиалына бирелә.

«Дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр күрсәтү буенча күпфункцияле үзәк» дәүләт бюджет учреждениесе филиалларының адреслары:

1. Кол Гали бульвары, 25 Е йорты (Яңа шәһәр, 59/04) 4/2/1)

Эш графигы (төшке ялсыз)

· Дүшәмбе 8:00 - 18:00

· Сишәмбе 8:00 - 20:00

· Чәршәмбе 8:00 - 18:00

· Пәнҗешәмбе 8:00 - 18:00

· Җомга 7:00 - 17:00

· Шимбә 8:00 - 18:00

· Якшәмбе - ял көне

2. Тынычлык проспекты, 62 йорт (Яңа шәһәр, 3/16)

 Эш графигы (төшке ялсыз)

· Дүшәмбе 8:00 - 18:00

· Сишәмбе 8:00 - 20:00

· Чәршәмбе 8:00 - 18:00

· Пәнҗешәмбе 8:00 - 18:00

· Җомга 7:00 - 17:00

· Шимбә 8:00 - 18:00

· Якшәмбе - ял көне

 Гариза биргәндә түбәндәге документларны тапшырырга кирәк:

1) гариза бирүченең паспорт күчермәсе (2,3,5,14,16,17 битләр);

2) ата яки ананың берсенең паспорт күчермәсе (ата-ана никахта торган яки никахта тормыйча да бергә яшәгән очракта (2,3,5,14,16,17 битләр);

3) балаларның туу турында таныклыгы (8 нче кушымта яки тору урыныннан белешмә), шулай ук 14 яше тулган балаларның паспорт күчермәләре (2,3,5 битләр);

4) баланы уллыкка яки кызлыкка алуны билгеләү турында суд карары күчермәсе (баланың туу турында таныклыгына уллыкка яки кызлыкка алган кеше ата-ана сыйфатында язылган очрактан тыш);

5) опекун яки попечитель билгеләнү турында (опека һәм попечительлек органы билгеләнгән очракта) опека һәм попечительлек органы акты күчермәсе;

6) опека һәм попечительлекне гамәлгә ашыру (опека һәм попечительлекне килешү нигезендә гамәлгә ашыру очрагында) турында килешү күчермәсе;

7) никахлашу турында таныклык күчермәсе (ата-ана никахта торган очракта);

8) СНИЛС;

9) Яшәү урыны буенча теркәлү турында белешмә.

Күп балалы гаиләләргә бушлай җир участогы бирү турында гариза бланклары.doc

2. Исемлекләргә кертү

Сез гариза биргән вакыттан соңгы бер ай эчендә Сезне җир участогы алуга хокукы булучылар исемлегенә кертү турында Башкарма комитет карары кабул ителә һәм уникаль исәп номеры бирелә.

Сез документлар тапшырмаган яки Сез тапшырган документларда җир участогы алуга хокук расланмаган очракта, исемлеккә кертүне кире кагу турында карар җибәрелә.

3. Мәгълүмат белән тәэмин итү

 Сез үзегезнең чиратны 30-59-05 телефоны аша белешә аласыз.

Индивидуаль торак төзелешен гамәлгә ашыру өчен җир участогы алуга хокукы булган гражданнарның чиратын күрсәткән уникаль номерлар исемлеге:

Уникаль номерга чиратта тору исемлеге 2022 елның 3 ноябренә.xlsx

4. Җир участогын сайлау

Җир участогы алуга хокукы булган гражданнар исемлегенә кертелгәннән соң, Сез чират нигезендә җир участогы сайларга чакырыласыз.

Җир участогын сайларга чакыру гаризаларда күрсәтелгән элемтә телефоннары аша яки адреска шул хакта хәбәр җибәрү юлы белән җир участогы сайлау процедурасы үткәрүгә ике атна кала булачак.

5. Актны имзалау

Җир участогын сайлау җир участогын сайлау акты белән рәсмиләштерелә.

Сез өч тапкыр җир участогы сайлаудан баш тартсагыз яки өч тапкыр җир участогы сайлау процедурасына килмәсәгез, мондый очракта Сез исемлектән төшереләсез.

Исемлектән төшерелгәннән соң Сез җир участогы алуга яңадан гариза бирә аласыз.

6. Карар кабул итү

Җир участогы сайлау актына кул куйган вакыттан соң 14 көн эчендә Башкарма комитет Сезгә җир участогы бирү турында карар кабул итә, ул карар Сезгә расписка белән тапшырыла.

7. Җир участогына милек хокукын дәүләт теркәве

Җир участогын милеккә бирү буенча документларны дәүләт теркәвен шәһәр Башкарма комитеты гамәлгә ашыра.

Моның өчен Сезгә Башкарма комитет тарафыннан Сезнең җир участогына милек хокукын дәүләт теркәве документларын бирү өчен гариза бланкын тутыру кирәк булачак.

Гаиләнең балигъ булган һәр әгъзасына гариза бланкын шәхсән тутырырга кирәк. 14 яше тулмаган бала исеменнән гариза бланкын ата-ананың берсе тутыра.

Балигъ булмаган бала исеменнән гариза бланкы:

Җирле үзидарә органы (дәүләт хакимияте органы) тарафыннан хокукларны дәүләт теркәве үткәрү турында балигъ булмаган бала исеменнән бирелгән гариза

Гаиләнең балигъ булган әгъзалары өчен гариза бланкы:

Җирле үзидарә органы (дәүләт хакимияте органы) тарафыннан хокукларны дәүләт теркәве үткәрү турында гариза

Искәрмәләр:

1. Гариза милек өлешендә катнашучы күп балалы гаиләнең 14 яшькә җиткән әгъзалары тарафыннан шәхсән тапшырыла.

Шәхесне аныклаучы документ булып бары тик:

- Россия Федерациясе гражданы паспорты (Россия Федерациясе территориясендә яшәүче, 14 яшьтән өлкәнрәк Россия Федерациясе гражданы);

- СССР гражданы паспорты;

- Россия Федерациясе гражданының 2П номерлы формасы буенча шәхесне аныклаучы вакытлы таныклыгы (паспорт югалткан гражданнар, шулай ук паспорт бирелгәнчегә кадәр өстәмә тикшерү үткәрелә торган гражданнар өчен);

- хәрби хезмәт срогын үтүче хәрби хезмәткәрнең шәхесен аныклаучы таныклык яки хәрби билет;

- гражданнарның чит ил паспорты (даими рәвештә чит илдә яшәүче, Россия Федерациясенә вакытлыча яшәү өчен килгән Россия гражданнары өчен);

- моряк паспорты;

- качак таныклыгы;

- качак дип тану хакындагы юлламаны карау турында таныклык.

Җир участогы бирү мәсьәләләре буенча консультацияләрне түбәндәге телефоннар аша алырга мөмкин:

Шәһәр Башкарма комитетының җир һәм мөлкәти мөнәсәбәтләр идарәсе: 30-57-05; 30-59-05

Шәһәр Башкарма комитетының Үзәк районы хакимияте: 38-20-85

Шәһәр Башкарма комитетының Автозавод районы хакимияте: 32-98-42

Шәһәр Башкарма комитетының Комсомол районы хакимияте: 71-40-11

2011 елның 18 ноябрендәге 90-ЗРТ номерлы Татарстан Республикасы законы

2011 елның 14 июнендәге 138-ФЗ номерлы Федераль закон

Дәүләт теркәвенә гариза

Дәүләт теркәвенә балигъ булмаганнардан гариза

Вторник, 8 августа 2023, 12:34