Дүшәмбе, 20 май 2024 / рус тат / версия для слабовидящих
Мы в социальных сетях

Описание:

«Асылташ» балалар һәм яшүсмерләр өчен социаль приютта стационар формада күрсәтелә торган социаль хезмәтләр исемлеге

  «Татарстан Республикасында стационар формада социаль хезмәт күрсәтүчеләрнең социаль хезмәтләр күрсәтү Тәртибен раслау турында» 2014 елның 31 декабрендәге 1100 номерлы карары нигезендә түбәндәге хезмәтләр күрсәтелә:

Социаль-көнкүреш хезмәтләре:

Социаль хезмәт күрсәтү өчен урын бирү, шул исәптән:

Торак бүлмәләр өчен урын бирү

Торак бүлмәләрен җыештыру

Сәламәтлекләре буенча үз-үзләренә мөстәкыйль хезмәт күрсәтә алмаган затларга гигиена хезмәтләре күрсәтү

Туклануда ярдәм күрсәтү (ашату)

Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты тарафыннан расланган нормативлар нигезендә йомшак инвентарь һәм санитария-гигиена билгеләнешендәге товарлар белән тәэмин итү

Медицина оешмаларына транспортта алып баруны оештыру

Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты тарафыннан расланган нормалар нигезендә туклану белән тәэмин итү

Социаль-медицина хезмәтләре:

Табиб тарафыннан медицина тикшерүе үткәрү

Социаль хезмәттән файдаланучыларның сәламәтлеге торышын күзәтеп тору белән бәйле процедураларны үтәү

Табиб күрсәтмәсе буенча медицина процедуралары үткәрү

Сәламәтләндерү чаралары уздыру

Сәламәтлекләре торышында тайпылышларны ачыклау максатында социаль хезмәттән файдаланучыларны системалы күзәтеп тору

Социаль-медицина мәсьәләләре буенча консультация бирү

Сәламәт яшәү рәвеше булдыруга юнәлдерелгән чаралар үткәрү

Социаль-психологик хезмәтләр:

Социаль-психологик консультация бирү, шул исәптән, гаилә эчендәге мәсьәләләр буенча да

Социаль-педагогик хезмәтләр:

Социаль-педагогик коррекция, диагностика һәм консультация

Позитив караш булдыру

Ялны оештыру

Социаль-эш хезмәтләре:

Хезмәт мөмкинлекләрен файдалану һәм эшли алырлык һөнәр күнекмәләренә өйрәтү буенча чаралар үткәрү

Эшкә урнашуда ярдәм күрсәтү

Социаль-хокукый хезмәтләр:

Документларны яңартуда һәм рәсмиләштерүдә ярдәм күрсәтү

Юридик хезмәтләрдән файдалануда ярдәм күрсәтү

   

Социаль хезмәт күрсәтү тәртибе һәм шартлары

   «Асылташ» балалар һәм яшүсмерләр өчен социаль приют» дәүләт казна учреждениесе социаль яраклашуда авырлыклар кичерүче балигъ булмаган яшүсмерләргә стационар формада тәүлек буе яшәү урыны биреп хезмәт күрсәтә. Учреждение клиентлары барлык кирәк нәрсәләр: хезмәткәрләрнең игътибарлы, игелекле мөнәсәбәте, туклану, кием-салым, санитария-гигиена кирәк-яраклары, уенчыклар, канцтоварлар һәм башка шундый кирәкле әйберләр белән тәэмин ителәләр.

Түләүсез, түләүле яки өлешчә түләүле социаль хезмәтләр күрсәтү кагыйдәләре

     Социаль хезмәт күрсәтүче балалар һәм яшүсмерләр приютларында стационар формада социаль хезмәтләр бушлай күрсәтелә.

Социаль хезмәтләр күрсәтү өчен кирәкле документлар исемлеге

«Татарстан Республикасында стационар формада социаль хезмәт күрсәтүчеләрнең социаль хезмәтләр күрсәтү Тәртибен раслау турында» 2014 елның 31 декабрендәге 1100 номерлы карары белән http://mtsz.tatarstan.ru/rus/file/pub/pub_582326.pdf сылтамасы буенча танышырга мөмкин.

П.6.3.5.

1. ИППСУ күчермәсе (расланган)

2. Балигъ булмаган баланың шәхесен аныклаучы документлар (14 яшьтән өлкәнрәк балалар өчен – паспорт, 14 яшьтән кечерәк балалар өчен – туу турында таныклык яки паспорт) (булганда)

3. Мәҗбүри иминият полисы (булганда)

4. Медицина комиссиясенең яшьне раслаучы бәяләмәсе (Балигъ булмаган баланың шәхесен аныклаучы документлар булмаганда)

5. Сәламәтлек торышы турында белешмә, стационар формада социаль хезмәттән файдалану өчен каршы килә торган медицина күрсәтмәсе булмау турында бәяләмә

6. Ата-аналар турында мәгълүматлар булган (ата-ананың үлү турында таныклыклары күчермәсе, тикшерү эшләре алып баручы тикшерүченең яки тоткарлау, административ арест салу, сак астына алу, арестка хөкем итү, иреген чикләү, ата-аналарны яки балигъ булмаган баланың башка законлы вәкилләрен ата-ана хокукыннан мәхрүм итүче затның карар күчермәсе, ата-ана хокукыннан мәхрүм итү турында суд карары. Ата-ананың авыруы яки эзләүдә булуы турында һәм ата-ананың булмавын яки аларның балалар тәрбияләү мөмкинлеге юклыгын раслаучы башка документлар) һәм аларның эш урыны турындагы документлар

7. Апа-абыйларының һәм башка якын туганнарының кайда булулары турында белешмә

8. Булган торак мәйданы турында документлар

9. Балигъ булмаган баланың шәхси милек описе һәм аның сакланышы өчен җаваплы затлар турында белешмә

10. Социаль хезмәттән файдаланучының пенсия таныклыгы (булганда)

11. Социаль хезмәттән файдаланучының Саклык кенәгәсе (булганда)

12. Социаль хезмәттән файдаланучының тәрбиячесе, сыйныф җитәкчесе әзерләгән көнкүреш характеристикасы

13. Социаль хезмәттән файдаланучының хокукларын һәм законлы мәнфәгатьләрен тәэмин итү өчен кирәкле башка документлар.


Буш урыннар турында мәгълүмат

«Асылташ» БЯСМ ДКУ ның эш тәҗрибәсе

Социаль хезмәттән файдаланучылар саны һәм күләме


Четверг, 17 ноября 2022, 15:25